ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

"Саклый күңел кайгы иртәсен"

Киров авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне.

22 июнь – Россия тарихындагы иң кайгылы көннәрнең берсе – Бөек Ватан сугышы башланган көн.

22 июнь -Хәтер   һәм  Кайгы  көне.

21  -  июнь  көнне     Әтәстә  балигъ  булмаган  балалар  комиссиясе   утырышы  булып   узды.   Анда   җирлекнең  балигъ  булмаган  балалар  комиссиясе   рәисе Эльвира Флүн кызы, Әтәс  мәдәният   йорты   мөдире Энҗе Камил кызы, ,   җирлегебез фельдшеры Илхамия Бәкер кызы һәм мәктәптән Ландыш Илгиз кызы   чыгыш   ясады.

26 нчы майдан “Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды” Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе итеп Шәрифҗанов Илназ Илдус улы билгеләнде.

20-26    июньгә   кадәр  Әтәс  авыл  китапханәсе    ачык   һавда   китап   бирүне   оештыра.

Узган атнаның пәнҗешәмбесендә “Әнәк” агрофирмасының Татарстан бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү барышы, терлек азыгы культуралары басуларын тәрбияләү, терлекләр кайтуга фермаларны әзерләүгә багышланган киңәшмә үтте. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов,  хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

 

Хуҗалыкларда малларны кыш буе азык белән тәэмин итү өчен ныклы әзерлек бара. “Таң” хуҗалыгы терлек азыгы әзерләүгә 30 майда керешкән иде. Башта Такталачык өлешендә 2720 тонна сенаж салганнар, 226 кип сенаж төргәге кысканнар, 140 тонна печән әзерләгәннәр. 14 июньдә Теләкәй өлешенә күчкәннәр.

Муниципаль район башлыгы Фаил  Камаев халыкны  печәнле итү мәсьәләсен фермерлар аша хәл итеп була дип белдерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International