Бүген Актанышта Фәрит Әхмәдишин истәлегенә үткән чаңгы ярышында җиңүче калган мәктәп командалары билгеләнде. Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында Әтәс - I, Теләкәй - II, Күҗәкә - III, урта мәктәпләрнең кечкенәләр төркеме арасында Актанышның икенче мәктәбе - I, Актанышның беренче мәктәбе - II, Актанышның беренче мәктәбе -III, урта мәктәпләрнең зурлар төркеме арасында Актанышның икенче мәктәбе - I, Актанышның беренче мәктәбе - II, Актанышның икенче мәктәбе III урынга лаек булдылар. Күчмә кубоклар быел Әтәс һәм Актанышның икенче мәктәбенә тапшырылды.