Бүген Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева катнашында мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең атналык киңәшмәсе булды.
Мәктәп ашханәләрендә туклануны район җитәкчелеге җитди игътибарга алды. Бу уңайдан ата-аналар, укучыларның туклануга бәйле фикер-тәкъдимнәрен белү максатыннан махсус сайт эшли башлады. Киңәшмәдә мәгариф идарәсеннән Эльвира Бикметова Чуракай, Югары Яхшый, Аккүз мәктәпләре һәм балалар бакчаларында туклану, санитар-гигиена торыш һәм куркынычсызлык кагыйдәләренең үтәлеше турында чыгыш ясады:
Район башлыгы Энгель Фәттахов мәктәпләргә ашханәдә туклану буенча райондагы массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә рейдлар оештырырга тәкъдим итте.
Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева “Мәктәпләрдә туклануны оештыру буенча үзгәрешләр”, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева олимпиада нәтиҗәләре, башлангыч сыйныф укытучыларын укыту мәсьәләләре турында таныштырды. Күҗәкә мәктәбе директоры Гөлназ Газетдинова, Актаныш башлангыч мәктәп- балалар бакча директоры Резеда Фәйзрахманова үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады. Мәгариф идарәсе мәктәпкәчә белем бирү методисты Айгөл Әхтәмова “Ел тәрбиячесе-2020” бәйгесенең муниципаль этабы нәтиҗәләре турында сөйләде.