Спартакиада җиңүчеләре билгеле: Кировлар- беренче, Актаныш командасы- икенче, Актанышбаш- өченче

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

Бүген “Актаныш” спорткомплексында мөмкинлекләре чикләнгәннәр спартакиадасы узды. Өстәл теннисы, шахмат, шашка, кул көрәштерү, дартс, аркан тарту буенча хатын-кызлар һәм ир-егетләр көч сынашты, “Дулкын” бассейнында йөзү ярышында катнаштылар.

Киров авыл җирлеге командасы мактаулы беренче урынны яулады. Авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаянов:

  • Спартакиадага катнашучылар туплау бер дә кыен булмады. Гомумән, бездә халык актив. Әлбәттә, монда озак еллар авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, арабыздан вакытсыз киткән Айваз Гафуровның хезмәтен зур дип бәялим. Ул оештырган команда белән өлкәннәр спартакиадасында, башка чараларда актив катнашабыз. Бүгенге спартакиадада җиңү уңаеннан команданың барлык спортчыларына зур рәхмәт.

Икенче урында- Актаныш командасы. Лилия Вәлиева белән Инсаф Таҗиповның гаиләсе команда уңышына зур өлеш кертте. Шашка уенында Лилия – беренче, Инсаф- икенче урын алды.

  • Спартакиадада нык катнашасыбыз килгән иде, катнашкач, җиңәсе килде. Команда җиңүенә өлеш кертә алуым белән нык горурланам. Спартакиадага килгәч, бер-беребез белән аралашабыз. Кочаклашып күрешәбез. Киләчәктә дә мондый чаралар гел булып торсын!- ди Лилия Вәлиева.

Өченче урында – Актанышбаш җирлеге командасы. Башлангыч инвалидлар оешмасы җитәкчесе Алсу Арсланова:

  • Спартакиадага барыйк әле дип чакыргач, башта авылдашлар аптырап, кыенсынып калалар. Ә килгәч, ачылып китәләр, рәхәтләнеп ярышалар. Былтыр өченче урын алган идек, быел да шушы биеклектә кала алдык. Молодцы!

Мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларны район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. Һәр спорт төре буенча призлы урын алучылар Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләкләргә ия булды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International