Илфат Әнвәров истәлегенә узган турнир үз җиңүчеләрен атады

2019 елның 16 ноябре, шимбә

16 ноябрь көнне "Батыр" универсаль спорт комплексында 1998 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге егетләр РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган милли татар-башкорт көрәше буенча район турнирында бил алыштылар.

Моннан биш ел элек Илфат Әнвәровның уллары әлеге турнирга тәүге башлангычны биргән иде. Актаныш районында көрәшнең тамырларын ныгытуны, әлеге спорт төренә балаларны тартуны алмаксат итеп куйган бәйгене мәктәпләр беренче елда ук күтәреп алды. Шушы дәвер эчендә Илфат Әнвәров истәлегенә багышланган турнир үз җиңүчеләрен булдырды.

Әмма быелгы турнирда Иске Байсар, Меңнәр, Югары Яхшый, Уразай, Яңа Кормаш, Әтәс, Күҗәкә, Иске Айман мәктәпләре үз командаларын тәкъдим итмәгәннәр иде.

Катнашкан командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:

Төп гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында-

1 урын - Богады мәктәбе;

2 урын – Татар Ямалысы мәктәбе;

3 урын – Яңа Әлем мәктәбе;

Урта гомуми белем бирүче мәктәпләр арасында-

1 урын - Актанышның 1 нче мәктәбе;

2 урын - Пучы мәктәбе;

3 урын - Кадет-интернат мәктәбе.

Турнирда катнашкан районнар арасында да урыннар аерым билгеләнде. Беренчелекне лаеклы рәвәштә Актаныш яуласа, Азнакай – икенче, Зәй өченче урынга ия булды.

"Җиңүгә омтылыш", "Иң матур алым", "Иң яшь көрәшче" номинацияләре дә үз ияләрен тапты.

1, 2, 3 урыннарны алган катнашучылар һәм командалар грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнде. Шулай ук номинацияләр буенча да бүләкләү оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International