Актаныш район башлыгы юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2019 елның 20 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле юл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

 Районда эшчәнлек алып баручы юл хуҗалыгы хезмәткәрләре алдында ел саен күләмле бурычлар куела. Автомобиль юллары челтәрләре үсә һәм модернизацияләнә, юл хәрәкәтенең иминлек дәрәҗәсе күтәрелә, республиканың, районның торак пунктларындагы юллар норматив хәлгә китерелә. Мәктәп автобуслары маршрутлары яңартыла, күперләр, терлекчелек комплексларына һәм гаилә фермаларына керү юллары төзелә, юллар төзелешендә иннновацияле технологияләр файдаланыла.

Актаныш районында “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы, “Актаныш юллары”, ИТК оешмасы эшчәнлек алып бара. Алар көче белән быел юлларны карап торуда, төзекләндерүдә һәм юл салуда 500 миллион сумнан артык эш башкарылды.

2012 елдан эшләп килүче федераль максатчан программа кысаларында һәр елны бер авыл юлына асфальт салына. Быел әлеге программа ярдәме белән Иске Җияш авылына асфальт юл керде.

Барлык казанышларыбыз - тармак ветераннарының, хезмәткәрләренең, юл төзелеше оешмалары җитәкчеләренең югары һөнәрилеге нәтиҗәсе. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Алдыгызга зур бурычлар куелган һәм аларны үтәү өчен бар көчегезне, белемегезне, тырышлыгыгызны бирәсез. Кышын-җәен, нинди генә табигать шартлары булуга карамастан, юлларның торышын кайгыртасыз, кешеләрнең иминлеге һәм сәламәтлеге сезнең хезмәткә бәйле. Җирлегебезнең юл челтәре үсешенә һәм халыкның тормыш шартларын яхшыртуга керткән хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International