Тыл ветераны Батталов Зиннур Баттал улына 90 яшь!

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Ветераннарыбызны олуг юбилейлары белән котлау районыбызда матур традициягә әверелде. 23 сентябрь көнне тыл ветераны Батталов Зиннур Баттал улына 90 яшь тулды. Ветеранны әлеге истәлекле көн белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызы Нурлыева котлады. Ул аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын һәм Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

- Сезнең буын үзенчәлекле хезмәт сөючәнлек, эшкә җитди һәм хәтта героик караш белән аерылып тора. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәүне, иртәгәге көнгә ышаныч һәм озын гомер телим! – дигән юлларны Ләйсән Фоат кызы ассызыклап үтте. Юбилярны шулай ук Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Хөрмәев Мәхтүмҗан Мөхәммәтулла улы һәм туганнары котлады. Алар аңа чын күңелдән ныклы сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнары һәм якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.

Зиннур Батталов әңгәмә барышында үзенең тормыш юлы һәм хезмәт эшчәнлеге турында сөйләде. Зиннур Баттал улы - Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Кәзкәй авылының хөрмәтле аксакалы бүген дә көр күңел белән, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар булып яши. Ихлас теләкләрдән күңеле нечкәреп, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәт әйтеп озатып калды ул бәйрәм кунакларын.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International