Йөзьяшәр Миңнур әби – иң бәхетле әни, дәү әни!

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Киров авылында оныгы Наил гаиләсендә яшәүче ветераныбыз Миңнур Шәйгәрданова бүген үзенең 100 яшен балалар, оныклар, оныкчыклар тәрбиясендә каршы алды. Йөзьяшәрне туган көне белән Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итеп, Россия Президенты Владимир Путинның, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын тапшырды.

Актанышта 90-95-100 яшьлек гомер бәйрәмнәрен каршылаучы  ветераннарыбызны туган көннәре белән тәбрик итү, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерү   традициясе  барлыкка килде. Миңнур әбигә дә Энгель Нәвап улы чәчәк гөлләмәсе, чәкчәк, истәлек бүләге тапшырды. Тормышның ачысын-төчесен үз җилкәләрендә күтәргән  өлкәннәребез зур бер дулкынлану белән көтеп ала мондый очрашуларны. Яшьлек елларын искә алудан, үзләренә булган игътибардан, кунакка кайткан балалары, оныклары белән күрешү шатлыгыннан тагын да яшәреп китә алар.

Бәхетле картлык кичерә Аккүз кызы, бүген Киров авылында яшәүче Миңнур апа. Тормыш иптәше  Ясәви абый белән биш бала үстерә алар, бүгенге көндә 9 оныгы, 14 оныкчыгы бар. Оныклар, оныкчыклар да әбиләрен сагынып кайта. Гомер буе  совхозда хезмәт куйган, сугыш чорында һәм сугыштан соң тракторда эшләгән Миңнур апаны авыл җирлеге, хуҗалык исеменнән Илфак Гаянов та котлап, истәлек бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International