Район савымчылар бәйгесендә абсолют җиңүче “Чишмә” җәмгыятеннән Ландыш Вәлиева

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Ел да үткәрелеп матур традициягә әверелгән сыер савучылар ярышы быел да олы бәйрәмгә әверелде. Ярышлар “Ташкын” җәмгыятенең җәйге лагерендә быел 43 нче тапкыр узды.

Савымчылар бәйгесе тәҗрибә уртаклашу, савым операторлары, технологларның эш осталыкларын арттыру чарасы булып тора, эшче һөнәренең абруен күтәрә. Бүгенге көндә хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, керемнең төп өлеше нәкъ менә аларның тырыш хезмәте аша табыла.

Бәйгенең шартлары буенча, савымчылар берничә этапта көч сынаштылар. Мөлаем апалар, яшь кызларның күз иярмәс тизлек һәм зур осталык белән аппаратны сүтеп ташлап яңадан җыюларын бөтен халык кызыксынып күзәтте. Аппарат белән эшләү тизлеге, савым технологиясенең үзләштерелүе дә тикшерелде. Савымчыларыбыз теорияне дә, эшне дә бик яхшы белүләрен эш барышында күрсәттеләр. Өч сәгатькә сузылган ярышлар тәмамланып,  мәйдан уртасына  җиңүчеләр чакырылды.

Тәбрикләү тантанасы Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховның югары нәтиҗәләргә ирешкән терлекчеләрне, савымчыларны  тәбрикләве, Рәхмәт хаты һәм акчалата премияләр тапшыруы белән дәвам итте. Актаныш районы бүген тәүлегенә 240 тонна сөт сава. Шуның 190 тоннасы -  район хуҗалыкларында, 50 тоннасы шәхси хуҗалыкларда савыла. Энгель Нәвап улы Актанышта узачак Ык буе сабантуе алдыннан савымчылар көче һәм тырышлыгы белән әлеге күрсәткечнең 200 тоннага җитәчәгенә ышанычын белдерде. Ел әйләнәсе районда 200 тонна сөт саву өчен бүген җитәкче-белгечләрнең дә, терлекчеләрнең дә эш тәҗрибәсе дә, яңа алымнар куллануы да югары дәрәҗәдә.

Савымчылар арасында узган ярыш нәтиҗәләре буенча быел абсолют җиңүче “Чишмә” җәмгыятеннән Ландыш Вәлиева. Беренче урында “Башак” җәмгыятеннән Альбина Муллахмәтова, икенче урында “Чишмә” агрофирмасыннан Илгизәр Сәлимгәрәев, өченче урында “Нур” хуҗалыгыннан Гөлсинә Хөсәенова. 35 яшькәчә савымчылар арасында җиңүчеләр – беренче урында “Чишмә” агрофирмасыннан Алия Галиева, икенче урында “Башак” җәмгыятеннән Гүзәл Әхмәтова, өченче урында “Нур” җәмгыятеннән Алинә Булатова. Лаборантлар арасында җиңүчеләр – беренче урында  “Ташкын” җәмгыятеннән Гөлфинә Ибраһимова, икенче урында “Әнәк” агрофирмасыннан Гөлгенә Гайнетдинова, өченче урында “Саф” хуҗалыгыннан Алсу Сибгатуллина.

Савымчылар бәйгесендә җиңүче хуҗалыклар: беренче урында “Чишмә” җәмгыяте, икенчедә - “Әнәк” агрофирмасы, өченчедә - “Ташкын” җәмгыяте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International