Татарстанның Актаныш районы һәм Башкортостан Республикасының туриндустрия Ассоциациясе арасында килешү төзелде

2019 елның 18 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Уфада Башкортстан Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасы арасында сәүдә икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында рәсми Килешү төзелде. Килешүне ике республика җитәкчелеге - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

Форум кысаларында шулай ук Татарстанның Актаныш районы һәм Башкортостан Республикасының туриндустрия Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешү Башкортстан Республикасы туриндустрия ассоциациясе җитәкчесе Камил Сираҗетдинов һәм Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов арасында төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International