“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Актанышта республикада беренче тапкыр мөслимәләр берлеге съезды узды

2019 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

-Актаныш районы хатын-кызлар советы эшчәнлегендә дөрес итеп гаилә кору, гаиләдә бәхетле яшәү, әхлаклы бала тәрбияләү мәсьәләләре һәрвакыт игътибар үзәгендә тора. Киңәшләшәбез, фикерләшәбез, яңа идеяларны тормышка ашыруда бергәләп эшлибез. Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншинаны Актанышка чакырып, аның белән дә киңәшләшеп, үзебезнең тәкъдимнәрне дә җиткереп, балаларны гаиләдән, бакча-мәктәптән үк мөстәкыйль тормышта үз урынын таба белергә, ныклы гаилә корырга,  һөнәр сайларга өйрәтүдә бердәм проект булдырасыбыз килү идеясы да шулай туды, - дип, үзенең фикерләре белән уртаклашты район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары-район хатын-кызлар советы рәисе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева.

20 март көнне Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, иң элек, район имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин, район мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова белән Яңа Әлем мәктәбендә 8-9 сыйныфларда ветеран укытучы  Тәхия Усманованың ачык әхлак дәресен карады.

Актаныш район мөслимәләр берлегенең съездында катнашып, үз чыгышында Наилә Җиһаншина  мондый чараның республикада беренче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте. Актаныш район мөслимәләр берлегенең, район хатын-кызлар советының, ЗАГС бүлеге каршында эшләүче Гаилә мәктәбенең, үзәк китапханәнең гаиләләр, бакча-мәктәпләр белән алып барылган эшчәнлекләрен Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге эшчәнлегендә матур үрнәк дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International