Бүген – 20 март көнне республикада тәүге тапкыр Актанышта район мөслимәләр берлегенең беренче корылтае узды. Аның эшчәнлегендә Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наилә Җиһаншина катнашып, фикерләре белән уртаклашты.
Актаныш район имам мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Актаныш районы мөслимәләре берлеге корылтаен Коръән аяте белән ачты.
Актанышта узган 2018 нче ел да тарихи әһәмияткә ия дини-дөньяви вакыйгалары белән истәлекле булды. Беренче тапкыр мөселман балаларының дини сабантуе узды. Татарстан Диния нәзарәте җитәкчесе - Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге сабантуйда катнашып, актанышлылар белән мәйдан уртасында өйлә намазын укыды.
Актанышта рамазан ае вакытында беренче тапкыр узган ел үзәк стадионда Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов 300 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрде. Шул рәвешле, Актанышта 300 кеше ахшам намазын җәмәгать белән укыды.
Актанышта бүген янәдән Татарстанда да беренче булган район мөслимәләр берлегенең корылтае узды. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улының һәр өлкәдә алдан күрүчәнлеге бу юлы шул рәвешле чагылыш тапты. Киләчәгебезне кайгыртып, балаларга дөрес тәрбия-белем бирүдә, әхлакка өйрәтүдә, гореф-гадәтләрне саклауда мөслимәләребез һәм укытучыларыбыз бергәләп уртак максатлар куйдылар. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тоткасы булган хатын-кызларыбызга әлеге изге ниятләре өчен Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде https://www.instagram.com/leisantimerova/p/BvO9CtogmRK/?utm_source=ig_share_sheet&igshid=ca3mk3k0m46a .
Актаныш район мөслимәләр берлеге корылтаенда кыз балаларыбыз да Коръән аятьләре укыды. Сөбханалла, дип тыңлады һәркем.
Башкортстанның Илеш районыннан килгән мөслимә кардәшләребез дә Актаныш районындагы мөслимәләр берлеге эшчәнлеге турында уңай фикерләр белдерделәр – корылтайда чыгыш ясап, актанышлылардан үрнәк алып эшләүләре хакында сөйләделәр.