Район башлыгы Энгель Фәттахов эшмәкәрләр белән очрашты

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Актаныш районында эшмәкәрләр белән район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов һәр айның соңгы пәнҗешәмбесендә очраша. Ай дәвамында сорау-тәкъдимнәр өйрәнелеп, очрашуда  актуаль сорауларның чишелеше карала.

Бүген эшмәкәрләр каршында "Прогресс" җәмгыяте җитәкчесе Михаил Кальницкий эшмәкәрләрнең контроль-касса аппараты кулланып эшләве, закондагы яңалыклар, ЕГАИС системасы белән эшләү, акциз товарларны маркировкалау тәртипләре белән таныштырды. Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең оператив күзәтчелек бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамил Гатиков салым түләү тәртипләре, канундагы үзгәрешләр, яңалыклар, ташламалар хакында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде. Саклык банкы вәкиле Руслан Зарипов авыл җирлекләрендә банкның агентлык челтәрен үстерүдәге эш планын бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International