Авылларда чаңгы ярышында хәтта чүлмәк тә ваттылар

2019 елның 9 феврале, шимбә

-Авыл халкы – балалар да, өлкәннәр дә чаңгыга басты, олы бәйрәм булды, спорт ярышларына узган елларда районга төшкән булсак, быел чаңгы ярышы һәр җирлектә үтте. Җирлекләрдә халык белән очрашулар вакытында безнең тәкъдимне хуплап кабул иткән район башлыгы Энгель Нәвап улына авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне җиткерәбез, дип, авыл башлыклары “Россия чаңгы ярышы -2019” дан авылдашларының канәгать булуын, спорт чараларының, төрле төрдәге ярышларның авылларда да массакүләм үтүен теләп, фикерләрен җиткерде бүген, - дип, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова көн яңалыклары белән таныштырды, авыл башлыкларына рәхмәтен белдерде.

Иске Кормаш, Чалманарат, Аккүз, Әтәс, Уразай, Пучы, Актанышбаш, Түке, Чуракай, Татар Суыксу авыл җирлекләреннән фотохәбәр дә җиткерде авыл башлыклары. Йөзләрдә - елмаю, фотоларда – сәламәт тормыш, актив хәрәкәт.

Әтәс җирлегендә, мәсәлән, 100 дән артык кеше катнашкан. Иң яшь шуучыга - 4, иң өлкәненә 72 яшь. Өлкәннәр скандинавча йөреп тә ярышкан,  укучылар чүлмәк тә ваткан.

Татар Суыксуы җирлегендә чаңгы ярышы РСФСРның атказанган табибәсе Зифа Исламова истәлегенә узды. Зифа Гаяз кызының балалары, оныклары да катнашты.  Табибәнең якты истәлеге күңелләрдә саклана, һәр ел саен уздырылучы чаңгы ярышы мемориаль такта алдына чәчәкләр салудан башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International