Күҗәкә авыл китапханәсендә гыйнвар аенда туган юбиляр язучылар: Ф.Сафин, Р.Низамова, Ф.Кәрим, Г.Камал иҗатларына багышланган “Безнең календарь” әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче язучыларның иҗатлары белән таныштырып, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Әлеге язучыларның иҗатлары белән бәйләп конкурслар да оештырды: “Уку лидерлары”, Шигырь юлын таны!”, “Театр уйныйбыз”, “Портретны таны”. Чара ахырында укучылар юбиляр язучыларның китапларын сайлап алдылар.