Шәхси секторда 2018 елда терлек асрау һәм терлек санын арттыру буенча Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс, Чалманарат авыл җирлекләре җиңү яулады

2019 елның 8 гыйнвары, сишәмбе

Бүген – 8 гыйнвар көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек җитәкчеләре   белән берлектә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, фермерлар катнашында терлекчелек тармагында 2018 елгы эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

Шәхси секторда 2018 елда терлек асрау һәм терлек санын арттыру буенча  Күҗәкә, Кәзкәй, Түке, Әтәс, Чалманарат авыл җирлекләре җиңү яулады. Район башлыгы Энгель Нәвап улы җиңү яулаган авыл җирлекләренә  сертификат – акчалата премия тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International