“Хәрәкәт-ул яшәү”

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

5 декабрь көнне Мәдәният паркында “Хәрәкәт-ул яшәү” дип аталган “Скандинавия йөреше” технологиясе буенча шөгыльләнүче граҗданнар һәм инвалидлар белән чара уздырылды. Чараны халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре күңелле уеннар һәм викторина белән аралаштырып үткәрделәр. Саф һавада пенсионерлар һәм инвалидлар кышкы матур, сихри табигатькә сокланып хозурландылар, файдасын бер-берсенә сөйләп,  вакытны файдалы һәм күңелле итеп уздыру чарасы икәнен һәм көннән-көн кызыксынучылар артуын белдерделәр.

 

Сәламәтлек - иң зур байлык. Ә бу байлыкка ия булыр өчен күп әйбер кирәкми, бары тик скандинав таягы һәм иренмәскә генә кирәк. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International