Район Советы сессиясендә 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджетны расладылар

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Бүген хакимият залында район Советы сессиясенең өченче чакырылыш утыз икенче утырышы узды. Сессияне Актаныш районы Советы рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

Утырышта  район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Район Советы утырышының көн тәртибендә өч мәсьәлә каралды: Актаныш муниципаль районының 2018 елның 9 аенда бюджет үтәлеше,  Актаныш муниципаль районының 2019-2021 нчы елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы, Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020, 2021 нче еллар план чорына бюджеты.

Актаныш муниципаль районының 2019 елга һәм 2020,2021нче еллар план чорына бюджет проекты законда каралган срокларда контроль-хисап палатасына җиткерелгән,  палата рәисе Яинова М.М. тарафыннан проектка карата уңай нәтиҗә бирелгән.

Сессиядә Актаныш муниципаль районының 2019 нчы елга һәм 2020,2021нче еллар план чорына бюджеты беренче укылышта расланды.

Актаныш муниципаль районының 2019нчы елга һәм 2020,2021нче еллар план чорына бюджеты буенча халык тыңлауларын 2018 елның 4 декабрендә 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында узачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International