Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүнең төбәк стандартын 20 процентка кадәр киметәләр. Тиешле карар Татарстан Дәүләт комитетының Тарифлар буенча килештерү комиссиясе утырышында кабул ителгән. Бу карар нигезендә, Татарстанда аз керемле кешеләрнең торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренә түләүләре 20 проценттан арткан очракта, алар дәүләттән субсидия ала алачак.
Моңа кадәр республикада төбәк стандарты 21 процентны тәшкил иткән иде.