Бүген – 13 ноябрь көнне хакимият бинасында - киңәшмәләр залында муниципаль район Советының бюджет, салымнар, финанс мәсьәләләре, законлылык һәм хокук саклау буенча комитетларының утырышы узды. Анда район Советының чираттагы 32 нче утырышы көн тәртибенә тәкъдим ителәсе мәсьәләләр каралды.