Актанышта бәйрәм алды ярминкәсе гөрли

2018 елның 3 ноябре, шимбә

Бүген – 3 ноябрьдә Актанышта авыл  хуҗалыгы продукциясе белән сату итүче хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр халыкка үз товарларын тәкъдим итте. Бәйрәм алдыннан уздырыла торган ярминкәләрне  райондашларыбыз көтеп ала. Алар нигездә ит, сөт-май ризыклары сатып ала. Шәхси хуҗалыгы белән торучы терлек асраучы хуҗалар арасында иртәдән үк килеп салам-печән,  ашлык юнәтеп куючылар да бар. Иң үтемле товарлар, гадәттәгечә, ит, сөт ризыклары, балык.  

 Ит, ярма, он, яшелчә-җимеш, бал, икмәк, кием-салым сатып алырга теләүчеләр ярминкәгә барып, үзе теләгән товарны сатып алырга җитешә әле. Ярминкәдә әле дә сату гөрли.  Икмәк – хәрби комиссариат артындагы машина кую урынында, ит, балык, сөт ризыклары ресторан тукталышында сатыла.

Эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар җитештергән-үстергән продукция дә сатуда. Күркә, каз, үрдәк, тавык, бал, суган, эре мал ите алып килгәннәр алар.

Нефтекама, Кукмарадан һәм башка шәһәрләрдән киез итек, кием белән сату итүчеләр район мәдәният йорты каршында һәм базар янәшәсендәге юлда сату итә.

Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International