“Хәят” клубының “Идел” журналына сәяхәте

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре Актаныш технология техникумының 2 курс кызлары өчен “Хәят” яшүсмерләр клубының чираттагы дәресен уздырды. Дәрес темасы -  “Идел” журналына сәяхәт.  “Идел” журналының тарихы,  журнал турында электрон презентация карау, сорау-җавап уеннары - һәммәсе мавыктыргыч барды. “Хәят” клубы җитәкчесе Ландыш Мәрданова журналның эчтәлеге белән таныштырып, әсәрләргә анализ ясады. Клуб әгъзалары белән  “Идел”  журналында чыккан шигырьләрне сәнгатьле уку да оештырылды. Сөйләшү ахырында кызлар китапханәдән үзләренә кирәкле китапларны, журналларны өйгә укырга алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International