Автоматлаштырылган бер торакта 15 мең чебеш асрала

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Авыл җирендә кошчылык - отышлы тармак. Кошлар ит юнәлешендәге башка малларга караганда тиз үсә. Кондициягә җиткән бер каз кошчыга уртача 1,5 мең сум акча китерә ала.

Актаныш инкубатор-кошчылык станциясе дә елның-елында халыкны тәүлеклек төрле төрдәге кош-корт белән тәэмин итә.  Яңа чыккан бәбкә, чебешләрне дә, үстерелгәнне дә, шулай ук суярлык булып җитешкәнне дә актанышлылар яратып ала. Шәхси кибетләрендә сатуга чыккан тавык, каз, үрдәк түшкәләрен дә үз итәләр. Ел дәвамында кошчылык станциясе кибетләрендә яңа суелган кош итләре түшкәләре белән дә, өлешләргә бүлгәләп тә, фарш итеп тә, тозланган, какланган формада да сатыла.

Кошчылык-инкубатор станциясендә бәбкәләрне үстерү тәүлек дәвамында автоматлаштырылган системага көйләнелгән. Хезмәткәрләр сменалап  эшли. Автоматлаштырылган бер торакта 15 мең чебеш асрала. Су да, ашату өчен катнаш азык та рацион нигезендә бирелә. Күпме су эчелгәне, катнаш азык тотылышы исәпләп барыла. Көндәлек үсеш тә көн дә журналга теркәлә. Җитәкче Һаҗәр Фәрдиева үзләрендә эшләүче 16 хезмәтчәнне дә, үз эшләренең осталары, тырышлар,  ди.

Бүгенге көндә биредә 8583 каз, 1830 үрдәк, 1795 мускус үрдәге, 2000 мулард, 98999 чеби-бройлер, 171504 җитлеккән бройлер асрала. Кош-кортны шәхси хуҗалыклар да, фермерлар да килеп алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International