Әнәктәге буаны төзекләндерү һәм аны халык ял итә торган урын - парк итеп эшләү – республикада уникаль проект

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Әнәк авылындагы буаны төзекләндерү  быел яздан ук башланып киткән иде. Җәй дәвамында буа танымаслык булып үзгәрде – төзүчеләр көче белән күләмле эшләр  колачланды. Төзелеш эшләренең барышы белән район  җитәкчесе Энгель Нәвап улы  Фәттахов  танышты, чираттагы киңәшмә проект осталары, төзүчеләр белән  эш урынында үтте, проект нигезендә башкарылачак эшләр тәгаенләнде.

Төзекләндерү эшләрен Данис Гәрәев җитәкчелегендә 6 нчы ПМК оешмасы башкара.

Төзекләндерү барышында, иң элек, буа янындагы газ торбалары, электр, элемтә чыбыклары  күчерелгән иде. Аннан соң, күпер яны агачлардан кисеп чистартылды. Хәзер инде буа чистартылып, яр буйлары эшләнде.

Татарстанда 2017 ел - Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы дип игълан ителгән иде. 2018 елда да республика кешеләре өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, торак төзелеш өлкәсендә «яшел стандартларны» гамәлгә кертү эше дәвам итте. Әнәк авылындагы буаны төзекләндерү дә Актанышның әлеге юнәлештә республика программаларыннан нәтиҗәле файдалануын күрсәтә. Район үзәгендә генә түгел, Актанышның авылларында да бүгенге көндә буалар чистартыла, аларның экологик торышын якшырту өчен планлы эш бара. Ә Әнәктәге буаны төзекләндерү һәм аны халык ял итә торган урын - парк итеп эшләү – республикада уникаль проект. Актаныш төзүчеләре өчен зур җаваплылык  бу. Ял паркын  балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы итеп эшләү өчен проект авторлары да, төзүчеләр дә киңәшләшеп эшли. Килеп туган сорауларны хәл итүдә   район һәм республика җитәкчелеге ярдәменә таяналар алар.  

Экологик вәзгыятьне яхшырту, әйләнә-тирә мохитне яклау, саклау  буенча яңа заманча чаралар күрү – Рәсәй Президенты Владимир Путинның стратегик инициативалары. Россиядә 2025 елга кадәр экологик иминлек стратегиясе эшләнгән, күп кенә дәүләт программалары гамәлгә ашырыла.  Экологик иминлекне арттыру һәм кеше капиталын үстерү өчен уңайлы киңлекләр тудыру – республиканың һәм районның  “Стратегия-2030” программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International