Татар Швейцариясе яки Швейцария Татариясе

2018 елның 23 июне, шимбә

Быел Актаныш сабантуенда Магнитогорскның  “Татар рухы” дип аталган “Татарларның милли-мәдәният оешмасы” вәкиле Рафаил Мөхәммәдшин беренче тапкыр катнашты. Актанышның ни өчен Татар Швейцариясе исемен йөртергә лаек булганын аңлатып фикерен белдерде ул.

Математикада кушылучыларның урыннарын алмаштырудан сумманың  кыйммәте үзгәрми дигән төшенчә бар. Актанышта һәм Актаныш районы авылларында үзләренең законнары бар – кунакчыллык, хезмәт сөючәнлек һәм Ватанпәрвәрлек! Безгә - Магнитогорск кунакларына актанышлыларның туган якны ярата белү осталыгына, тормыш-көнкүреш кануннарын үтәүләренә өйрәнәсе генә кала. 

Россиянең Ерак Көнчыгышында урнашкан Владивосток шәһәре диңгез капкасы булса, Актаныш – Татарстанның коры җир капкасы. Актанышка бер сәгатькә яисә унбиш минутка булса да кереп чыгыгыз, аның урамнарыннан йөрегез! Кергәндә үк район үзәгенең чисталыгы һәм тәртибе гаҗәпләндерә. Көндезен  район урамнарында урам себерүчеләрне яисә җыештыручы махсус техниканы очратмадык, димәк, авыл кешеләре чүп-чар ташламый. Дөрес, урам себерүчеләр дә иртә белән үк җыештырып, эшләрен тәмам иткән була.

Җиңү Паркы – Актанышның күркәм бер урыны. Анда сугыш еллары техникасы бар, Бөек Ватан сугышы елларында катнашкан тыл хезмәтчәннәренә һәйкәл куелган, Советлар Союзы Геройлары һәм Әфганстанда сугышчан вазифасын үтәгәндә һәлак булган сугышчыларның бюстлары урнаштырылган.

Ленин исемендәге парк һәм Мәдәният паркы буйлап йөргәндә кеше тудырган матурлыкка карап сокландык. Үзем язам, үзем, “паркта күргән урыннарның гадәти булмаган детальләрен тасвирларгамы икән”, дип, уйга калам. Фотолар интернетта да бар, ә менә үлән һәм агачларның тылсымлы хуш исле һавасын, кешеләрнең кәефләрен һәм паркның искиткеч мохитен Актанышның үзенә барып тойсаң, күпкә яхшырак.

Актаныш – рус теленә “хороший знакомый” дип тәрҗемә ителә. Актаныш белән бер танышкач, аннан тиз генә аерыласы килми. Актанышка сәфәр кылганнан соң, күпләр татар теленең, мәдәниятенең һәм борынгы бабаларның рухлары биләп алуын әйтте. Борынгы  рухларның монда нинди катнашы бар дип уйламагыз. Элекке чорда шәһәр һәм авыллар кеше яшәү өчен яраклы урыннарда болай гына барлыкка килмәгән. Беркем дә үзенең борынгы бабасының кайсы төбәктән булганын белми, мөгаен, безнең бабаларыбыз да хәзерге Актаныш районы җирлекләреннән чыккан булганнардыр.

Безгә Татарстанның иң яхшы районнарыннан саналган Актаныш сабантуенда кунак булу, Актаныш районының Теләкәй һәм Иске Җияш авыллары сабантуйларында катнашу бәхете татыды.

Әлеге милли бәйрәмнең үзенчәлеге килеп керүгә үк шаккаттырды: машина кую урыннарына керә торган җирдә “Сабантуй” язуы белән арка тора, алга таба мәйданга керә торган урында тагын бер арка бар, аның аша барлык мәйдан күренә. Бәйрәмнең турыдан-туры трансляциясен карау өчен үзәк сәхнәдә зур экран куелган, мәйдан кырында өч сәхнә, багана өстендә читлек эченә утыртылган әтәчләр, кул белән балык тоту өчен күл, капчык белән сугышу урыны бар. Тамашачылар өчен ябык трибуналар корылган, кунакларга да аерым урыннар каралган.

Милли бәйрәмдә Актаныш районының кече яшьтән алып өлкән яшькә кадәрге сәләтле кешеләре осталыкларын күрсәтте, чыгыш ясады. Әмма бер коллектив үзенең костюмнары, тавышлары, биюләре, уңган-булган егет-кызлары белән аерылып торды. Ул – “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле иде. Аның составына төрле ансамбль төркемнәре керә: ир-атлар һәм хатын-кызлар хоры, катнаш вокаль ансамбль, халык уен кораллары ансамбле. “Агыйдел”нең репертуары да төрле – татар җыр һәм биюләреннән алып, рус, казак халкы репертуарына кадәр бар.

Без Теләкәй һәм Иске Җияш авыл сабантуйларында да булдык.

Боларның барысына да без ике көн дәвамында өлгердек! Тагын без барып карамаган күпме җирләр калды – Актаныш районы туган якны өйрәнү музее, “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат”, Актаныш мөхтәсибәте, паром кичүе, фонтаннар, Актаныш яр буе, “Лачын” боз сарае һ.б. Бу җирләрне берничә тапкыр барып күрәсе килә!

Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак! Актанышка кайтыгыз, ул сезне һәрвакытта да шат күңелдән каршы алыр, тәмле итеп ашатыр һәм күңелегездә онытылмаслык хис-кичерешләр калдырыр. Юкка гына Актанышны Татар Швейцариясе яки Швейцария Татариясе димиләр бит! Ул бу исемгә чын мәгънәсендә лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International