Мондый вәзгыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде (“Ватаным Татарстан” газетасында Рәшит Минһаҗнең Актаныш район җитәкчесе Энгель Фәттахов белән әңгәмәсе)

2018 елның 19 июне, сишәмбе

Ул һәрвакыт журналистларның игътибар үзәгендә булды. Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгәндә, Энгель Нәвап улы Фәттахов каләм әһелләренең сорауларын җавапсыз калдырмый иде.

 

 Узган ел ахырында исә ул кабат Актаныш районын җитәкли башлады. “ВТ” хәбәрчесе элеккеге министрның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты.

 

 

– Район хакимияте башлыгы, мәгариф министры булып эшләдегез. Туып үскән җирегезгә кайтып, кабат районны җитәкли башладыгыз. Хөкүмәт җитәкчесе, Президент булсам, шуны-шуны эшләр идем, дигән уй-хыялларыгыз булмадымы?

– Һәр кешенең үз биеклеге, түбәсе була. Ул аны белә, аңлый. Мәгариф министрлыгы минем өчен чик булгандыр. Мактанып әйтүем түгел: мин начар эшли торган кеше түгел. Тормыш кагыйдәм шундый: эшкә алынгансың икән, җиң сызганып эшләргә, эшләмәсәң, эшлисең килмәсә, башкаларга юл бирергә кирәк. Кайсыдыр җитәкче эшли алмаганга күрә, аның кул астындагылар зыян күрергә, авырлык кичерергә тиеш түгел. Мин андый кешене урамга чыгарып җибәрү ягында түгел, аңа күңеленә туры килгән эш бирергә кирәк. Ул кеше дә эшеннән канәгатьләнү хисе алсын. Ир кешегә беренче чиратта кагыла бу. Ир-ат ул – эш аты! Әгәр ир кеше эшеннән канәгатьләнү алмый, тәм тапмый, нәтиҗәсен күрми икән, бу тормышта яшәп, эшләп торуның мәгънәсе бармы икән?! Мәгариф министры вазифасы да ошый, бик күп башлаган эшләрем, проектларым бар иде. Мин үзем авыл хуҗалыгы кешесе булсам да, мәгариф, белем бирү – барыбер җәмгыятьнең киләчәген билгели торган юнәлеш. Һәр җәмгыятьнең юнәлешен, кая таба үсәчәген барыбер кеше капиталы билгели.

 

 

– Мәгариф министры булып эшләгәндә ни-нәрсә эшләргә өлгердегез? Нәрсәгә кул җитмәде?

– Биш ел министр булып эшләдем. Биш ел гомер күп түгел инде. Мәгариф министрлыгы – олы бер маховик, тәгәрмәч. Аны әйләндереп җибәрү өчен, бу системаны эченнән белергә кирәк. Шуңа күрә күпмедер вакыт кирәк булды. Җитмәсә, әле мин бөтенләй башка бер тармактан, унбиш ел район җитәкчесе булып эшләгәннән соң килдем. Әлбәттә, кайда гына эшләсәң дә, хезмәт нәтиҗәсенә ирешү өчен, идарә итү системасы, эзлеклелек, командаң булырга тиеш. Идарә итү системасын булдырдык. Бик әйбәт команда, үз һөнәренең осталарын калдырдым мин. Һәрбер эштә идарә итү системасы булмаса, уңай нәтиҗәгә ирешеп булмый. Безнең бик күп кенә проектлар башланып китте. Бигрәк тә сәләтле балалар белән эшләү системасы булдырылды. Рәсәй күләмендәге олимпиадаларда алдынгы урын яулаучылар аеруча күп. Мин килгәндә елына 70 призлы урын булса, бу күрсәткеч ике мәртәбә артты. Президентыбыз, балаларга төпле, яхшы белем бирү өчен әйбәт база булдырылырга тиеш, дигән бурыч куйды. Матди-техник базабыз яхшы. Мәгариф системасына, мәктәпләргә бик күп акча сарыф ителде. Район дәрәҗәсендә белем бирү дүрт шартка – мәгариф бүлеге җитәкчесенә, директорлар корпусына, методик үзәккә һәм укытучыларның әзерлегенә бәйле. Белем бирүдәге шушы дүрт буын Мәгариф министрлыгының күз уңында булды. Сер түгел: федераль университет белән дә, Чаллы педагогика институты белән дә каршылыклар чыкты. Бу өлкәдә КФУ ректоры Илшат Рифкатович Гафуров белән бик күп проектларыбыз булды. Әйтик, районнар юлламасы белән максатчан кабул итү оештырылды. Шул ук вакытта КФУның педагогика юнәлешен тәмамлаучы студентларга сертификат бирүне керттек. Сертификат тотып мәктәпкә килгәннәргә грант бирү уңышлы табылды. Мәктәпкә бары тик үз һөнәрен яратканнар гына килергә тиеш, дигән принцип бу. Без “Татарстан укытучысы” дигән бренд булдырырга тырыштык. Моның өчен, билгеле, биш ел гына аз. Әмма моны тормышка ашырырга кирәк. Чөнки укытучы баланың язмышын билгели.

 

 

– Нәрсәгә ирешеп булмады?

– Белеп-күреп торасыз: үзебезнең туган телне дәүләт теле буларак саклап калуны ахыргача хәл итеп бетереп булмый... Моның объектив, субъектив сәбәпләре дә бар. Бу уңайдан ниндидер канәгатьләнү хисе калды дип әйтә алмыйм. Мәскәү белән ике арада күп йөрергә туры килде. Мондый вәзгыятьтә ул вазифада калуым да дөрес булмас иде. Әгәр шул вакытта кәнәфидә калсам, кулымны күтәреп, сез нәрсә әйтсәгез, шуны үтим дию – үзем корганны үзем сүткән кебек була бит. Ичмасам, болай күңелем чиста. Мондый шартларда элекке кебек батырып, ихлас эшли алмас идем.

 

 

– Россия Мәгариф министрлыгын икегә бүлеп, Мәгърифәт министрлыгы һәм Югары белем бирү министрлыгы ясадылар. Сез бит башка юнәлештәрәк эшләдегез, урта махсус белем бирү системасын Мәгариф министрлыгына кайтардыгыз.

– Минемчә, министрлыкны бүлү үк дөрес адым булмады. Барыбер мәктәп системасын югары белем бирү системасыннан аерым карап булмый. Балалар бакчалары нәниләрне мәктәпкә әзерләргә тиеш. Әйтик, мин килгәндә урта махсус белем бирү системасы аерым, анда йөз уннан артык уку йорты бар иде. Мин килгәнче һөнәри училищелар, техникумнар Хезмәт, социаль яклау министрлыгына карый иде. Максатлары – барыбер белем бирү бит. Шуңа күрә алар Мәгариф министрлыгына карарга тиеш. Бу – минем инануым. Шуны дәлилләп, Президентыбызга мөрәҗәгать иттем. Президент хуплады. Шулай итеп, 95 уку йорты – һөнәри училищелар, техникумнар, көллиятләр Мәгариф министрлыгына бирелде. Сәламәтлек саклау һәм Элемтә министрлыкларының гына үз уку йортлары калды. Эшче профессияләр буенча көч сынашу хәрәкәтенә кушылырга булдык. Әле бу хәрәкәт Россиядә башланып кына килә иде. Ул чагында беренче чемпионат Самара шәһәрендә, Президентыбыз хуплавы белән икенчесе Казанда булды. Ул уңышлы гына барып чыкты. Шуннан соң Президент ярдәме белән ресурс үзәкләре турында проект-программа тормышка ашырылды. Тора-бара бу җәһәттә без Рәсәй күләмендә лидерга әйләндек, үзебездә шуның дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яулап алу буенча хәрәкәткә кушылып киттек. Бу чемпионат 2019 елны үзебезнең Казанда үтәчәк. Бу спорт кына түгел. Кешегә тормыш итәрлек һөнәр бирү, илебез икътисадына югары сыйфатлы эшче кадрлар әзерләү. Урта махсус белем бирү системасын аякка бастыру бу. Шушы рәвешле һөнәри белем бирү дәрәҗәсе бик күпкә күтәрелде. Монда Мәгариф министрлыгының роле зур булды. Балалар бакчалары – төп мәктәп – махсус урта белем бирү – югары белем бирү бердәм система булырга тиеш. Дәвамчанлык булмаса, уңышка ничек ирешәсең?!

 

 

– Соңгы вакытта нинди әдә­би китап укыдыгыз?

– Дөресен әйтәм: әдәби китап укырга хирыслыгым булмады. Хәзер, гомумән, башка төрле китап укырга да вакыт калмый. Ә менә вакытлы матбугат белән даими кызыксынып, танышып торам. Вакытлы матбугат белән танышып бармый икән, җитәкче түгел инде ул. Даими укып барганым – “Актаныш таңнары” да “Ватаным Татарстан”. Сезнең газетаны укып бармый мөмкин түгел. Чөнки ул – татар телендә чыга торган бердәнбер рәсми газетабыз. Интернет челтәрендәге республикабызга кагылышлы барча яңалык, вакыйга белән танышып барырга тырышам. Министр булып эшләгәндә дә, хәзер дә күзәтү ясап бирәләр дә, бөтенесенә кереп, танышып чыгам.

 

 

– Дусларыгыз, дошманнарыгыз күпме?

– Дусларым күп дип әйтә алмыйм. Чөнки әнкәй мине кечкенәдән, улым, дус юк ул, беркемгә дә тәмам ышанып бетмә, иң якын дустым дип йөргән кеше дә сине сатарга мөмкин, дип тәрбияләде. Чыннан да, шулай икән. Тормыш бу сүзләрнең дөреслеген раслады. Шуңа күрә мин, аһ, дусларым, дип егылып китмим. Миңа каршы булганнар да аз түгел. Мин гомер буе гаделлек өчен көрәштем. Кешенеке кирәк түгел миңа, әмма үзебезнекен бирмәдек. Әнкәй, Ходай ташламасын, Ходай сакласын, дип әйт, дип өйрәтә иде. Бәлкем әнкәйнең шул догалары ярдәм икәндер. Иң куркынычы – үз фикере булмаган кеше. Барчасына да яраган кешедән дә хәвефлерәк бәндә юк.

Соңгы вакытта җәмгыятебездә кешелеклелек шактый кими төште. Кешеләрне үстерәсең, юнәлеш бирәсең... Шул ук вакытта бүген исәнләшмәүчеләр дә бар. Минем өчен бик сәер, кыргый хәл тоела бу. Сүзеңдә тору дигән нәрсә бетеп бара.

 

 

– Халкыбызда хатыннар хакында, дустым да шул, дошманым да шул, дигәнрәк рухтагы мәкаль бар. Хатыныңа барысын да сөйләп бетермә, җайсызрак хәлдә калып, бик нык ачуы чыкса, яшерен гамәлләреңне дә дөньяга фаш итәр, дип искәртү инде бу. Килешәсезме?

– Сәрия белән без икебез – бер кеше. Бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк булып яшибез. Хатыным дус кына түгел, фикердәш, иптәш, хәләл ярым. Утыз биш ел бергә торабыз. Яшәсәң, бербереңә ышанып, кешечә яшәргә кирәк: минем принцип бу. Берең – болай, икенчең тегеләй сукалый икән, аерылышуың хәерлерәк. Без беркайчан да тарткалашып яшәмәдек. Мин гомер буе аны рәнҗетүдән, хәтерен калдырудан куркып яшәдем. Тормыш иптәшең үпкәләп йөри икән, ул көнне кәефең кырыла, эшеңдә ямь калмый.

 

 

– Хатынга бүләк алганда озак сайлыйсызмы? Әллә, менә акчасы, үзең барып сайлап ал, дип кенә әйтәсезме?

– Дөресен әйтергә кирәк: соңгы вакытларда әнә шул икенче вариант инде. Барыбер хатын-кызның күңеле икенчерәк, без аны белеп бетерә алмыйбыз. Шуңа күрә Сәриягә, үзеңә кирәкне барып ал, дип акча бирәм. Кабул иткәндә рәхәтрәк, кызыграк булсын өчен, сюрприз да ясаштырам. Елына бер-ике мәртәбә була бу. Туган көне, 8 Март, аның һөнәри бәйрәм көне бар. Хәзер бәйрәмнәр күбәйде бит. Әниләр көне, Гашыйклар көне дә бар бит әле... Сәбәпләре җитәрлек.

 

 

– Хатыныгызга чәчәкне еш бүләк итәсезме?

– Минем иң яраткан шөгылем – хатын-кызга чәчәк бүләк итү! Минемчә, барча бүләкләргә караганда да хатын-кыз өчен иң кадерлесе – матур гөлләмә! Мин моннан канәгатьләнү хисе алам. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен чәчәк бүләк итәргә тырышам. Туган көн, 8 Март... Чәчәкнең төрлесе була: иптәшемә бер төслесе! Апаларым, әнкәй бар. Әнкәйгә дә мин бәйрәм саен чәчәк алып кайтам.

 

 

– Дөнья булгач, аталар һәм балалар проблемасы дигән нәрсә дә бар. Аны ничегрәк чишәсез?

– Җитди мәсьәлә бу. Бигрәк тә җитәкче кешеләр өчен. Үзләрен җитәкче баласы итеп, масаеп тотмагайлары, мактанып йөрмәгәйләре дип, мин бик курыккан идем. Шуңа күрә өч баламны да чыбыркылап та тордым, кәнфит тә бирдем. Өчесе дә тәүфыйклы булды дип, инде хәзер курыкмыйча әйтә алам.

 

 

– Ялгышмасам, Англиядәге кызыгыз – медицина фәннәре докторы. Ул анда ни белән шөгыльләнә?

– Башта Гөлнар Англиягә магистрлык программасы буенча киткән иде. Анда магистратураны бетерде. Аннан соң фәнни җитәкчесе аңа, әйдә, бездә докторлык диссертациясен дә якла инде, дип тәкъдим итте. Шуннан соң ул, анда калып, докторлык диссертациясен яклады. Хәзерге вакытта өч баласы бар. Бүген ул медицина университетында фәнни эшен алып бара. Үз эшеннән бик канәгать.

 

 

– Хәләл җефете татармы, инглизме?

– Гарәп. Бу очраклы түгел. Кызым дин тота, биш вакыт намаз укый. Ул яшь вакытыннан дингә тартылды. Әле әнкәй дә биш вакыт намаз укымый иде. Кызымнан күреп, дингә кереп китте. Англиядәге оныкларым Мәрьям, Хөсәен, Зөһрә исемле. Чит илдә яшәсәләр дә, татарча сөйләшәләр.

 

 

– Тауга менүгә караганда, төшү кыенрак дип әйтәләр. Министр вазифасыннан китүне бик авыр кичермәдегезме?

– Якташым Ләйлә Дәүләтова ничек дип яза әле: ”Шатлык килде диеп бик шатланма, башың әйләмәсен бәхеттән; биек менгән чакта онытма син: төшәсеңне бер көн тәхеттән!..” Иң курыкканым: эшли алмый китте, дип әйтүләре иде. Кемдер булдыра алмаганнан китә. Үзем Актанышка кире кайтаруны сорадым. Хәл итте: Президентыбыз Рөстәм Нургали улына бик зур рәхмәт! Бүген туган җиремдә куйган хезмәтемнән тәм табып эшлим. Казанда эшләп, бик зур тәҗрибә алдым. Күңелем чиста, иң мөһиме – шул.

 

 

– Кайбер җитәкчеләр як­шәмбе көнне дә җыелыш җыя, кул астындагыларны тынгысызлап  тора. Атнага бер көн бул­са да ял кирәктер бит?

– Элек район башлыгы булып эшләгәндә, якшәмбе дә ял бирми идем. Хәзер дөрес эшләмәгәнмен икән дип уйлыйм. Якшәмбе җыймаска тырышам. Барыбер аннан гына тормыш үзгәрми, начарланмый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International