Ветераннарыбызга район җитәкчесе Энгель Фәттахов «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырды

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Ветераннарыбызга хөрмәт йөзеннән, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүче» билгесенә ия гражданнарга Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырыла. Дәрәҗәле бүләкне бүген – 18 июнь көнне  Чуракайдан Әхәт Суфи улы Суфиевка, Яңа Әлемнән Мирзаян Фәхретдин улы Фәхретдиновка, Югары Яхшыйдан Гомәр Әхмәдулла улы Әхмәдуллинга, Актаныштан Хәмит Сәлах улы Мәүлетовка район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов тапшырды.

 «Фидакарь хезмәт өчен» медале — Татарстанның дәүләт медале.

Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.

"Фидакарь хезмәт өчен" медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Русия ФедерациясеСССР орденнары һәм медальләре, "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International