Актанышта сабантуй карар өчен Магнитогорск шәһәреннән туристлар килде

2018 елның 18 июне, дүшәмбе

Теләкәй авылы сабантуена быел Магнитогорск шәһәреннән -  Халыклар дуслыгы бердәмлеге йортыннан милләттәшләребез - туристлар кунакка килде. Алар авылның мәдәният йортында, Өмет мәчетендә булып, һөнәрчеләрнең кул эшләре белән танышты.  Сабантуйда үзләренең концерт номерлары белән  дә чыгыш ясадылар алар. Милли ризыклардан татар табыны да әзерләнде алар өчен.

Туристларга    милли бәйрәм һәм авыл бик ошады. Кичен Җияш авылында узган кичке сабантуйда да катнашты алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International