Республикада спорт мәйданчыклары төзү программасы инде берничә ел эшли. Аның кысаларында безнең районда да бүген – 14 июнь көнне Чишмә авылында 13 нче универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Мәйданчыкта волейбол, баскетбол, стритбол уйнарга мөмкин. Эштән соң, кичке якта уйнау өчен спорт мәйданчыгы яктыртыла торган итеп эшләнгән. Ачылу тантанасында Чишмә җыелма командасы белән Әлем авылы волейбол командасы иптәшләрчә очрашты бүген. Һәр ике команда уенчыларына да “Чишмә” агрофирмасы бүләкләр әзерләгән иде.