Тормыш тәҗрибәгез, киңәшләрегез белән уртаклашып, озак еллар дәвамында безгә терәк һәм кирәк булып, һәр көнгә сөенеп яшәгез, ветераннар

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашкан дүрт ветеранга – Актаныштан Хәмит Раян улы Раяновка, Мари Суыксуыннан Минтимер Миндекәй улы  Арслановка, Күҗәкәдән Зирдис Тимер улы Тимировка, Нурфика Абдулла кызы Абдуллинага бүген -  12 июнь көнне Татарстан бүләген –“Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов. Әнәктә яшәгән сугыш ветераны Халисә Шәйхезадин кызы Шәйхразыевага, вафатыннан соң, медаль кызлары Клара һәм Диләрәгә тапшырылды.

Энгель Нәвап улы һәр ветеранны, аларны тәрбияләп-карап торучы – олыгайган көннәрендә таяныч булучы балаларын бүгенге бәйрәм –Рәсәй көне белән котлады, ветераннарның хәлләрен белеште. “Рәхмәт сезгә, әти-әниегезне олыгайган көннәрендә яхшы тәрбия кылуыгыз, кадер-хөрмәттә яшәтүегез өчен”, - диде ул ветераннарның балаларына.

Ветераннар  Энгель Нәвап улын зур бер дулкынлану белән каршы алдылар. Яу кырында дәһшәтле сугыш уты кичеп, аннан  сугыштан соңгы елларда районда хезмәт куеп, хезмәтләре белән данланган ветераннар район җитәкчесе тапшырган медальне  сугышта һәм тыныч тормышта куйган хезмәтләренә бәя, шәхесләренә хөрмәт күрсәтү дип кабул иттеләр. Бәйрәм уңаеннан, үзләренә булган игътибардан, күрсәтелгән хөрмәттән йөзләре яктырып, яшәреп-балкып киттеләр. Район  тормышындагы уңай үзгәрешләргә бәя биреп, үзләре эшләгән елларны искә алдылар.  

-Үзегезне аямый сугышып, яу кырында батырлыклар күрсәтүегезгә, исән-имин кайтып, туган якта намуслы хезмәт куюгызга, игелекле, хезмәт сөючән балалар тәрбияләп үстерүегезгә рәхмәт сезгә. Авылларда, районда  бүген сез – иң кадерле кешеләр. Үзегезнең тормыш тәҗрибәгез, киңәшләрегез белән уртаклашып, озак еллар дәвамында безгә терәк һәм кирәк булып, безнең кайгыртучанлыкны тоеп, сәламәтлегегезне саклап, һәр көнгә сөенеп яшәгез, - дип, ихлас теләкләрен җиткерде ветераннарга Энгель Фәттахов.

-Бүген  бәйрәм: Илебез көне – Рәсәй көне. Менә шушы истәлекле көн уңаеннан без сугыш ветераннарына республика бүләген -  “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырабыз. Районда санаулы гына алар – 27 сугыш ветераны. Бик зур хөрмәт, бик зур мәртәбә  күрсәтелә ветераннарыбызга Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан. Яңа гына - Җиңү бәйрәме алдыннан очрашып, хәлләрен белешеп чыккан идек райондагы сугыш ветераннарының. Менә бүген аларга  медаль тапшырабыз.  Республика көненә кадәр һәр ветеранның да өендә булып, аларны куандырып, “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырачакбыз. Алар аңа лаек. Ветераннарыбыз  көче, аларның тырышлыгы, батырлыгы, кыюлыгы белән яулап алып бирелгән бәхетле тормышта яшибез бүген. Бик зур рәхмәт сезгә, ветераннар! Бүгенге бәйрәм белән райондашларны котлыйм, ветераннарыбызга, өлкәннәребезгә һәр җирлектә, һәр өйдә кадер-хөрмәт күрсәтик. Һәрчак янәшәләрендә булып, җылы сүз белән дә, игътибарлы караш белән дә, көндәлек хезмәтләрендә дә ярдәмләшеп, таяныч булып яшик аларга! – дип, бәйрәм теләкләрен җиткерде Энгель Нәвап улы.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International