12 июнь – Россия көне

2018 елның 12 июне, сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

Илебез дәүләт бәйрәмнәренең иң зурысын – Россия көнен бәйрәм итә бүген.

Социаль-икътисадый үсештәге, оборонада, халыкара мәйданда ил, район позицияләрен яклаудагы казанышларыбыз – болар барысы да россиялеләрнең – Татарстан, Актаныш халкының киләчәккә ышанычы, тыныч, имин тормыш өчен бердәм хезмәте.

Республикада әйдәп баручы  районнарның берсе буларак, Актаныш Ватанның куәтен тагын да арттыру эшенә үзеннән лаеклы өлеш кертә. Райондагы тотрыклылык, иминлек, милләтара һәм динара тынычлык һәм намуслы хезмәтебез алга куйган бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Икътисади үсешебез район халкының тормышын, яшәү дәрәҗәсен  яхшыртырга мөмкинлек  бирә. Халыкның гореф-гадәтләргә, йолаларга, тарихи-мәдәни һәм рухи мираска сакчыл карашы - тарихыбызны яшь буынга өйрәтеп калдыруда олуг хезмәтебез.

Милли бәйрәмебез сабантуй якынлаша –  күтәренке кәеф һәм изге ниятләр белән районга кунаклар, читтә яшәүче якташларыбыз кайта. Кунакларны безгә хас булганча якты йөз, ачык күңел белән каршы алырбыз, алар бездән яхшы тәэсирләр, матур хатирәләр белән китсен һәм киләчәктә тагын әйләнеп кайтсын өчен барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле актанышлылар, Россия көне уңаеннан һәммәгезне дә чын күңелдән тәбрик итәм! Сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, иҗади идеяләр, зур уңышлар телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International