Игелекле, мәрхәмәтле, якты йөзле һәм тәмле телле хезмәт

2018 елның 8 июне, җомга

Со­ци­аль хез­мәт­кәр­ләр – халыкка адреслы яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча эш­ләр­не оеш­ты­ру­чы­, авыр хәл­ләр­гә юлыгучыларга хәл­дән чы­гу юл­ла­рын эз­ләү­дә үз­лә­ре­нең бар­лык көч­лә­рен би­рү­че ке­ше­ләр алар.

Бү­ген ра­йон­ның со­ци­аль як­лау сис­те­ма­сын­да  дүрт дәү­ләт уч­реж­де­ни­е­се эш­ли: со­ци­аль як­лау бү­ле­ге, 5 нче санлы  мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы, Игелек үзәге ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт күр­сә­тү үзә­ге, карт­лар интернат-йор­ты. Әле­ге уч­реж­де­ни­е­ләр­дә 100дән ар­тык хезмәткәр эш­ли, алар көн­кү­реш, хо­ку­кый, икъ­ти­са­дый, пси­хо­ло­гик яктан  нигезләнгән со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тә­ләр.

Со­ци­аль як­лау һәм мат­ди яр­дәм күр­сә­тү бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка үзә­ге фи­ли­а­лы ха­лык иң күп мө­рә­җә­гать итә тор­ган бү­лек­ләр­дән са­на­ла. Алар­га ае­рым ка­те­го­рия граж­дан­нар­га со­ци­аль як­лау (яр­дәм) ча­ра­ла­ры тәкъ­дим итү (аз керемлелек буенча субсидия, балаларга 16 яшькә кадәр түләү, балалар бакчасына йөрүчеләргә компенсация, ветераннарга, инвалидларга, күп балалы гаиләләргә ташламалар), рес­пуб­ли­ка­ның ре­а­би­ли­та­ция үзәк­лә­ре­нә бюд­жет оеш­ма­ла­рын­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр­не са­на­торий-ку­рорт дә­ва­ла­ну­ла­ры­на җи­бә­рү, аерым  ка­те­го­рияләр буенча  ха­лык­ка та­нык­лык­лар рәс­ми­ләш­те­рү(ясау) һәм би­рү, Карт­лар йор­ты­на һәм пси­хо­нев­ро­ло­гия буенча булган уч­реж­де­ни­е­лә­ргә ур­наш­ты­ру һ.б. функ­ци­я­ләр йөк­лән­гән. Әле­ге уч­реж­де­ние бел­геч­лә­ре та­ра­фын­нан елга 20 мең­гә якын ке­ше­гә хез­мәт күр­сә­те­лә. Хез­мәт­кәр­ләр ку­ел­ган бу­рыч­лар­ны кыс­ка срок­лар­да, ту­лы кү­ләм­дә, өзек­лек­ләрсез баш­ка­ра­лар.

Ха­лык­ка со­ци­аль хез­мәт­ләр күр­сә­тү эш­чән­ле­ген Игелек үзәге халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге баш­ка­ра. Ул соң­гы ел­лар­да та­гын да комп­лекс­лы­рак бу­ла ба­ра, пен­си­о­нер­лар­га гы­на тү­гел, кат­лау­лы тор­мыш ситуациясендә калучы эш­кә сә­ләт­ле яшь­тә­ге граж­дан­нар­га да бу­лыш­лык күр­сә­тә, га­и­лә имин­ле­ген һәм со­ци­аль ятим­лек­не про­фи­лак­ти­ка­лау­ны үт­кә­рә. Ста­ци­о­нар бул­ма­ган шарт­лар­да өл­кән­нәр­гә һәм ин­ва­лид­лар­га өй­гә ки­леп со­ци­аль-көн­кү­реш хез­мәт­лә­ре күр­сә­тү со­ци­аль яр­дәм­нең өс­тен­лек­ле фор­ма­сы бу­лып то­ра. Өй­гә ки­леп хез­мәт күр­сә­тү бү­ле­ге 375 ин­ва­лид һәм өл­кән ке­шегә булышлык итә.

Га­и­лә­гә һәм ба­ла­лар­га со­ци­аль яр­дәм бү­ле­ге та­ра­фын­нан кү­зә­тү­че­сез­лек, тәр­тип бо­зу­лар, нар­ко­ма­ни­я­ про­фи­лак­ти­ка­сы һәм сә­ла­мәт яшәү рә­ве­шен про­па­ган­да­лау бу­ен­ча (ба­лигъ бул­ма­ган­нар ара­сын­да) ча­ра­лар оеш­ты­ры­ла. Бү­лек­тә уңыш­сыз га­и­лә­ләр дә исәп­тә то­ра, алар­ның са­ны, кыз­га­ныч­ка кар­шы, да­и­ми үзгәреп тора. Бү­лек бел­геч­лә­ре әле­ге га­и­лә­ләр­дә да­и­ми бу­лып то­ра­лар, га­и­лә­дә тәр­бия иде­я­лә­рен про­па­ган­да­лау һәм га­и­лә тра­ди­ци­я­лә­рен сак­лау мак­са­тын­нан төр­ле ча­ра­лар, ан­ке­та ту­ты­ру­лар, лек­ци­я­ләр үт­кә­рә­ләр.

Актаныш карт­лар интернат-йор­ты ялгыз кал­ган граж­дан­нар­га ста­ци­о­нар со­ци­аль яр­дәм күр­сә­тү өчен бил­ге­лән­гән. Карт­лар йор­тын­да эш­ләү­че хез­мәт­кәр­ләр анда  яшәү­челәр үз­лә­рен ял­гыз, яз­мыш ко­ча­гы­на таш­лан­ган  итеп той­ма­сын­нар өчен бар­лык көч­лә­рен ку­еп эшлиләр.

Шәфкатьлелек, сизгерлек, кайгыртучанлык белән янып эшләүче коллектив күңел җылысы аша бик күпләрнең тормышын мәгънәле итә, ялгышканнарга туры юл, бик күпләргә социаль ярдәм белән бергә рухи ярдәм дә күрсәтә. Ялгыз әби-бабайларның гомер көзләрен бизәп, тормышларына яңа сулыш өрә.

Барлык социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүчеләрне, ветераннарыбызны  һөнәри бәйрәмнәре белән тәбриклим. Яхшылыклары, мәрхәмәтлекләре, якты йөзле һәм тәмле телле булганнары өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Үзләренә озын гомер, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә тигезлек телим. Күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International