“Актаныш басмалары” скверында күңелле ял

2018 елның 4 июне, дүшәмбе

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Актаныш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәттән файдаланучы балалар һәм аларның әниләре белән “Актаныш басмалары” скверына экскурсиягә бардылар. Экскурсиянең максаты -  балаларда үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, аралашучанлыкны үстерү һәм уңай тойгылар тудыру. Чара барышында кызыклы, хәрәкәтле уеннар, бәйгеләр үткәрелде. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International