Актанышның "Бүләк" лагеренда ял, юнәлешле ял-уку, ял-милли гореф-гадәтләр, ял-спорт сменаларында балалар яңа уку елына әзерләнәчәк

2018 елның 3 июне, якшәмбе

"Бүләк" лагере яңарып, төзекләнеп, җәйнең тәүге көнендә үк үз кочагына балаларны ялга - Кояш сменасына кабул иткән иде. Бүген - 3 июнь көнне лагерьны ачу тантанасы булды. Балалар бер-берсе белән танышып, дуслашып, һәр кайсының сәләтен барлап, лагерь ачылу тантанасына килүче кунакларга, әти-әниләренә бик матур концерт та әзерләгәннәр иде.

         Балалар белән Арча педагогия көллиятендә белем алучы әйдәманнар шөгыльләнә. Әлеге көллият республика мәгарифе үсешенә милли кадрлар әзерләү белән данлыклы. Һәр сменада да балаларны  уку-ял программасы нигезендә истәлекле һәм мавыктыргыч ял көтә.

Лагерьның Кояш сменасына беренче сыйныфны тәмамлаган укучылар да бик теләп килгән. Араларында республика   район-шәһәрләреннән әби-бабасына кунакка кайтучылар да бар. Җәйнең иң матур вакытында, табигатьнең иң ямьле урынында - урманлыкта урнашкан лагерьда балалар өчен бар уңайлыклар да тудырылган. Соңгы елларда июнь аеның салкын килүен искә алып, аланлыкта урнашкан агач өйләр быел җылытыла торган итеп эшләнде. Янгын куркынычсызлыгы, туклану, балалар сәламәтлеген күзәтчелектә тоту һәм куркынычсызлык – һәммәсе өчен алдан ук хәстәрлек күрелгән. Балалар тәүлек дәвамында шәхси сак хезмәте күзәтчелегендә.

Лагерь ачылу тантанасында балаларның әти-әниләре, укытучылар, районның мәктәп директорлары белән беррәттән, “Бүләк”не төзекләндерүдә хезмәт куйган оешма вәкилләре дә катнашты. Лагерь җитәкчесе Миләүшә Гыйлаева төзү-төзекләндерү эшләрен башкарган оешма җитәкчеләре – “Теплосервис” җәмгыяте директоры Дилфат Нәгыймовка, “ПМК” җәмгыяте директоры Асыл Шәяхмәтовка Рәхмәт хатлары тапшырды.

 Лагерь ачылу тантанасына район җитәкчесе Энгель  Фәттахов тормыш иптәше Сәрия ханым белән килгән иде. Сәрия Фәттахова - мәгариф өлкәсендә районда балаларны тәрбияләүгә һәм аларның сәламәтлеген кайгыртуга бар гомерен багышлаучы хөрмәтле шәхес. Лагерьда ял итүче кече яшьтәге балалар белән дә, аларның әти-әниләре белән дә аралашты ул. Энгель Нәвап улы “Бүләк” лагереның беренче сменасында ял итүче балаларны котлап, аларга уңышлар теләде. Быел лагерь барышына кертелгән яңалыклар белән таныштырды.

-Кадерле балалар, “Бүләк”тәге ялыгыз онытылмас мизгелләргә бай булсын өчен бар мөмкинлекләрне тудырдык. Җәйге лагерьдагы ял чорын без Актанышта бишенче чирек буларак үткәрергә уйладык быел. Бала ял да итә, сәламәтлеген дә ныгыта һәм яңа уку елына да әзерләнә. “Бүләк” лагеренда дүрт смена эшләячәк. Һәр сменада 160 балага ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган.  Беренче сменада  - ял, икенче смена – юнәлешле ял-уку, анда республиканың район-шәһәрләреннән һәм гимназиядән килгән балалар мастер-классларда белемнәрен арттырачак, өченче сменада   ял - милли гореф-гадәтләр   юнәлешендә  Рәсәй төбәкләреннән килгән балалар татар мохитендә ял итәчәк, дүртенче смена - ял-спорт сменасы. Актаныш балалары белән бер үк вакытта “Бүләк” лагеренда җәй дәвамында  чит өлкәләрдән килгән 200 гә якын бала да ял итәр, балалар үзара аралашыр, дуслашыр, мәктәпләрдә уку вакытында да элемтә дәвам итәр дип  ышанабыз. Моннан тыш, Актанышта  җәйге каникуллар вакытында балалар өчен 18 мәктәп яны һәм 15 хезмәт һәм сәламәтләндерү, палаткада яшәү шартларында 1 лагерь эшләячәк, - дип, балаларга уңышлар һәм күңелле ял теләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International