“ Һөнәрленең кулы алтын”

2018 елның 28 апреле, шимбә

“ Һөнәрленең кулы алтын”

Бүгенге көндә, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну югалмый. Бигрәк тә бәйләнгән әйберләр көндәлек тормышыбызда елдан ел күбрәк урын ала бара. Актаныш Туган як музеенда оештырылган   “Һөнәрленең кулы алтын” исемле кул эшләре күргәзмәсе бу сүзләрнең дөреслеген исбатлады.  

Бу күргәзмәдә район ветераннар оешмасы каршында тупланган “Бәйләм” түгәрәге әгъзаларының кул эшләре урын алды. Шул уңайдан музейда кичә дә үтте. Кичәнең беренче өлешендә кул эшләре тарихын искә төшерсәк, икенче өлешендә күргәзмә белән таныштык. Катнашучыларның иҗат җимешләреннән оештырылган бу күргәзмәдә нәрсә генә юк: башмак, мунчалалар, оекбашлар, чәчәкләр, урын җәймәләре, кофталар, шәлләр һ.б. Барысы да зәвык белән эшләнгән, һәрберсе  игътибарга һәм мактауга лаек. Күркәм кичә моңлы, дәртле җыр һәм нәфис сүз белән үрелеп барды.

Районда бу түгәрәк күптән эшләп килә, ә  2010 елда Район ветераннар оешмасы каршында түгәрәкне  Хафизова Лера Гөлем кызы кабат җанландырып җибәрә. Әхмәдуллина Ләлә Шакир кызы бүгенге көндә аны җитәкли. Бу түгәрәк төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Монда һәрвакыт бәйрәм атмосферасы.  Түгәрәк  әгъзалары өйдә пешереп алып килгән тәмле ризыклары белән чәй эчүләр оештыралар, дөнья яңалыкларын  сөйлиләр, туган көннәр һәм башка бәйрәмнәр үткәрәләр, кайгы – шатлыкларын да бергә  уртаклашалар, гомумән, бер гаилә булып яшиләр.

Шунсы да игътибарга лаек, 2015 нче, 2017 нче елларда өлкәннәр көне уңаеннан Пучы өлкәннәр йортына узләре бәйләгән  әйберләрне  һэм  тагын  бик күп  кирәк-яраклар әзерләп бүләк итәләр. Бу кичәдән соң да алар өлкәннәр йортына шактый бүләк калдырып киттеләр.

Кешегә табигать тарафыннан бирелгән сәләтнең иге – чиге юк. Бүгенге күргәзмә моңадәлил булып тора. Күргәзмәне карагач, андагы матурлыкныкүреп, җаныбызга рухи азык алабыз. Кул эшләре серләрен мөмкин кадәр күбрәк яшь буынга тапшырырга кирәк, гасырлар буена тупланган хәзинәбез югалмасын иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International