19 апрель көнне мәдәният йорты волонтерлар төркеме инициативасы белән Татар Ямалы авылы мәчетендә “Изгелекләр кылыйк” дип исемләнгән акция узды. Акция барышында күп эшләр эшләнде: түшәм һәм стеналар юылды, җәймәләр кагылды, буяу эшләре башкарылды. Киләчәктә дә волонтёрлар иман йортын төзекләндерүне күздә тоталар.