18 апрель көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә "Ана назы - бишек җыры" дип аталган кичә үткәрелде. Кичәдә бишек темасына презентация курсәтелде, "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" исемле кургәзмәсе төзеп куелды, китапларга күзәту ясалды. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Ләбиб Лерон шигырьләренә иҗат ителгән бишек җырлары җырланды.