Кыш узып, җирләр кардан арчылу белән күпләребез кышкы йокыдан уянып, бакчаларның, дачаларның хәлен белергә ашыга. Тик, кызганычка каршы, күпләр әлеге участокларында тыныч кына кына эшли, йортын төзи, теләгән культураларын үстерә алмый. Һәм боларның барысы да күршеләр аркасында. Чөнки күп очракта күршеләр исеменнән шикаять килеп төшә, янәсе сез законсыз рәвештә аның бакча кишәрлегенеңкүпмедер өлшене үзләштергәнсез. Я инде үзегез үк мондый шикаять язарга мәҗбүр, чөнки күрше дигәнең бакчагызның берникадәр өлшене биләп өлгергән.
Мондый хәлләргә юлыккансыз икән, Татарстан Росреестрына мөрәҗәгать итү кирәк. Әлеге аңлашылмаучанлыкларны законлы рәвештә чишү юлларын өйрәтә ул.
Бу хакта тулырак мәгълүмат белән сайтыбызның рус телле өлешендә таныша аласыз.