Язгы ташу якынлаша

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Быел кар күп дип зарлансак та, белгечләр әйтүенчә, аның күләме нормага туры килә. Язгы ташулар якынлашкан саен, авыл халкының мәшәкате бермә-бер арта: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су нигезгә китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү өчен урын әзерләргә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга кирәк. Ялгыз яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне, өлкән яшьтәге әби-бабайларны да игътибардан читтә калдырырга ярамый. Учреждение һәм оешмалар җитәкчеләренә эш урынындагы биналарның түбәсен, тирә-юнен кардан чистартырга тәкъдим ителде.

Шушы көннәрдә районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Әлеге сөйләшү барышында язгы ташу чорында кешеләргә вакытында ярдәм күрсәтергә тиешле барлык структур бүлекчәләргә бурычлар җиткерелде. Аларга уйсулыкта урнашкан урыннардан карны читкә чыгару,су торбаларын чистарту, ясалма сусаклагычларның торышын тикшерү, бозның калынлыгын үлчәп тору кебек эшләр беркетелде.

Районыбызда дүрт авыл су басу куркынычы югары булган зонага керә. Алар: Яңа Байсар (4 йорт), Аккүз (14 йорт), Меңнәр (1 йорт) һәм Аеш (25 йорт).

Авыл җирлекләре башлыклары су башняларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, чишмәләргә кар сулары төшмәслек итеп тирәсен чистартуны оештырырга бурычлы. Боз тыгылмасын өчен елгаларны куаклардан чистарту мөһим. Язгы ташу вакытында балаларны күз уңында тоту хәерле, аларның яр тирәсендә йөрүенә юл куймаска, елга буйларында, күперләрдә аеруча игътибарлы булу кирәк.

Язгы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә (балыкчылар, күрә торып су өстенә машина белән керүчеләр һәм башкалар) 1мең сумнан алып 1500 сумга кадәр административ штраф каралган.

Гадәттән тыш хәлләр очрагына юлыкканда, 01, 112 һәм 3-12-30 телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International