22 март көнне Теләкәй авылы китапханәсендә "Су - яшәү чыганагы" дип аталган тәрбияви чара узды. Бөтендөнья су көне уңаеннан оештырылган әлеге кичәдә мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче апалары аларга әлеге көннең барлыкка килү тарихы, тереклекнең яшәешен тәэмин итүдә суның әһәмияте, су ресурсларына сакчыл карашта булырга кирәклеге хакында аңлатты.