Яңа Әлем китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында бөек рус язучысы Лев Толстойның тормыш юлына, ижатына багышланган әдәби сәгать узды. Китапханәче Айгөл Мөхәмәтдинова язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, электрон презентация күрсәтте. Укучылар шулай ук Лев Толстойның әсәрләрен кычкырып укыды.