Чалманарат авылы китапханәсендә балаларның кул эшләреннән оештырылган "Күңелем бизәкләре" исемле күргәзмә - бәйгегә йомгак ясалды. Кул эше - бик күпләрнең яратып башкарган һөнәре һәм аның белән мавыгучылар бихисап. Һәр катнашучы укучы тарафыннан иҗат ителгән кул эшләнмәләренең барысы да игътибарга һәм мактауга лаек иде. Ә нәтиҗәләргә килгәндә, Энҗе Вәлиева- I, Наилә Кашапова - II урын, Илназ Вәлиев III урыннарны яуладылар. Катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.