Сайлауларда - тәүге тапкыр

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Россия Федерациясе Президентын сайлауда Актанышыбыздан 120 кеше беренче тапкыр катнашып, үз тавышын бирде.

Шуларның берсе Актаныш авылы егете, бүгенге көндә яр Чаллы шәһәренең Кама автомеханика көллиятендә белем алучы Нәфкать Исламов. Нәкъ менә кичә – 18 март көнне 18 яшь тулды үзенә. “Иман” спорт сарае залында урнашкан 623нче сайлау участогына әнисе Кәүсәрия Исламова белән бергә килде.  

-Мондый илебез өчен әһәмиятле вакыйгада катнашып, тавышымны биреп, киләчәгебез өчен үземнән дә өлеш кертүем белән бик тә горурланам, шул ук вакытта дулкынланам да, - диде егет хисләре белән уртаклашып.

Тәүге катнашучы буларак, Нәфкать Исламовка истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International