Актаныш авылы җирлеге Башлыгы Альберт Тимеров хәбәр иткәнчә, район үзәге урамнарында киң ябалдашлы агачларны формалаштырып, тәртипкә китерү эшләре башланды. Әлеге эш белән "Полигон ТБО” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре мәшгуль.
-Шушы көннәрдә Тынычлык урамы буйлап үсеп утыручы тупыл агачларын кисеп, территорияне чистартачакбыз. Бу – халык гозере буенча эшләнә, - дип алдагы көннәргә эш планы белән таныштырды җирлек Башлыгы.