Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы балалар белән очрашты. Әлеге очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән уртаклашты, шулай ук татар иле, аның үсешенә, мәдәниятенә кагылышлы мәсьәләләр дә читтә калмады.