15 март көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге белән берлектә, үзәк хастәханәсе коллективына “Укырга вакыт" дип исемләнгән акция уздырды. Чара барышында китап күргәзмәсе оештырылды, биредә һәркем үзенә кирәкле китапны сайлады.