Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттаховның Халыкара хатын - кызлар көне белән котлавы

2018 елның 8 марты, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, әнкәйләр һәм дәү әниләр, сөйкемле туташлар һәм ханымнар! Бу бәйрәмнең яз башында булуы символик мәгънәгә ия: матурлыкны, нәфислекне һәм кешелекнең гүзәл затларына хас булган җылылыкны чагылдыра ул.

Ир-егетләрдә соклану уята торган бөтен сыйфатлар хас сезгә. Зирәклек һәм сабырлык, йомшаклык һәм сизгерлек – балалар тәрбияләгәндә, йорт-җир турында кайгыртканда, гаиләдә җылы шартлар булдырганда, тынычлык, иминлекне тәэмин иткәндә иң ышанычлы ярдәмчеләр ул.

Шул ук вакытта сезнең һөнәри өлкәдәге осталык, эш сөючәнлек районыбыз үсешенә зур өлеш кертә, тормышыбыздагы тотрыклылык һәм уңышның нигезе булып тора. Актанышның казанышлары – сезнең тырышлык нәтиҗәсе дә ул.

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Безне зур эшләргә рухландырган, тормышыбызны мәгънәле, якты һәм нурлы иткән өчен рәхмәт сезгә! Бу гүзәл язгы көндә без сезгә сәламәтлек, бик күп елмаюлар, шатлык – сөенечләр, гаилә иминлеге, чиксез бәхет һәм теләкләрегезнең тормышка ашуын телибез!

Ихтирам белән, Актаныш муниципаль район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International