Район үзәк балалар китапханәсе уку елы башында Актанышның “Тылсым” мәктәп – бакчасында китап бирү пункты оештырган иде. Шул уңайдан алар ике атнага бер тапкыр әлеге мәктәп - бакчага китаплар алып киләләр. Укучылар очен бу бик уңайлы. 2 март көнне китапханәче апалары балаларны янә яңа китаплар белән таныштырырга ашыкты. Балалар да бик көткәннәр үзләрен. Шунысы сөенечле - кечкенәләрнең барысы да бик актив, китапны саклап кына тоталар һәм яратып, кызыксынып укыйлар.