21 февраль көнне Чалманарат мәдәният йортында "Ватанны саклаучылар көне" уңаеннан концерт куелды. Концерт алдыннан бәйрәмгә карата доклад укылды һәм әфганчы авылдашларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңнан Чалманарат мәктәбе укучылары, "Ак каен" балалар бакчасы көче белән әзерләнгән "Бәйрәм концерты" күрсәтелде.