21 февраль көнне Татар Суыксу авыл китапханәсендә туган телгә багышланган “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән диспут үтте. 21февраль-һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн-Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.Үз телебезнең бөеклеге, байлыгы, матурлыгына карата шигырләр укылды, төрле фикерләр җиткерелде. Очрашу да туган телгә багышланган мәкаләләр уены да уйналды.